

Якташ язучының барлык әсәрләре туган якка бар күңелне биреп иҗат итү үрнәге булып тора. Аларда ул Бөек Ватан сугышы елларында булган фаҗигале вакыйгаларны, фашист тоткынлыгында да, ерак тылда барлык авырлыкларны, ул елларның михнәтләрен күтәргәндә дә рухы сынмаган, көчле ихтыярлы булып кала алган геройлар образларын тасвирлый. Шулай ук аның очеркларында гади хезмәт кешеләренең язмышы тасвирлана.
Шушы уңайдан Митрә-Әюп авыл китапханәсендә “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Анда катнашкан үсмерләр Әхнәф Арслан улы Бәйрәмовның, шулай ук районыбыз җирлегендә туып үскән якташ әдипләрнең иҗатлары турында сүз алып барды, туган ягыбыз, аның гүзәллеге, күркәм табигате, казылма байлыклары һәм горурлыгы булган талантлы кешеләре турында яңа мәгълүматлар белде. Китапханәче С.Хәбибуллина якташ язучыларның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, “Язучы-юбилярлар” дигән исем белән төзелгән китап күргәзмәсенә байкау ясады. Үсмерләр Ә.А.Бәйрәмов әсәрләреннән өзекләр укып ишеттерде, аның очерклары белән танышты. Болардан тыш, алар районыбызга багышланган крайны өйрәнү викторинасында катнашып, туган ягыбызның тарихи үткәннәре, хәзергесе турында шактый яхшы мәгълүматлы булуларын дәлилләде. Республикабызда барган Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында оештрылганңн бу чара зур тәрбияви әһәмияткә ия.