ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 сентябрь 2023, 07:20

Туклыклы да, җитәрлек тә булсын

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы механизаторлары кукуруз силосын әзерләүгә районда беренчеләр исәбендә тотынды.

Туклыклы да, җитәрлек тә булсынТуклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын

Быелгы корылык әлеге үсемлеккә дә көткән күләмдә үсәргә бирмәде, өстәвенә ул сабакта көенчә кибә башлады. Шуңа да булган кадәресен тиз арада җыеп базлау өчен җиң сызгандылар биредә. Безнең эшче төркем килгәндә Тайняш авылы юнәлешендә – җәйге лагерь янәшәсендәге басуда механизаторлар кемузардан тырышлык салып эшли иде. “Полесье” маркалы ургыч комбайннарны булдыклы механизаторлар Артур Ханов белән Фиргать Кадраев хезмәтләндерә. Тәүгесе без булган көнгә барлыгы 765 тонна яшел масса туратып озатса, икенчесендә бу күрсәткеч 457 тонна тәшкил итә. Үстерелгән массаны югалтуга юл куймыйча, тизлек балансын тотып, өстәвенә масса агымын да автомашиналар һәм тракторлар кузовларына төгәл Һәр фермага – азык муллыгы юнәлтеп тә эшне башкару зур осталык таләп итүе һәркемгә мәгълүм, ә әлеге ир-егетләр бу җәһәттән сыната торганнардан түгел. Басудан Яңа Балтач товарлыклы сөтчелек фермасы ихатасындагы азык саклагычка базлауга яшел массаны “КамАЗ” автомашиналарында Алик Мусин (бу көнгә 199 тонна ташырга өлгергән иде), Эдуард Якупов (193 тонна), Урал Гәрәев (173 тонна), “ЗиЛ” автомашинасында Марат Хәйдәров (52 тонна), “МТЗ” маркалы тракторларда Ильяс Ваһапов (130 тонна), Фердинанд Вәлиуллин (61 тонна), Эдуард Ихсанов, Рифат Дәүләтшин (52 шәр тонна), Руслан Солтанов (50 тонна) кебек хуҗалык уңганнары ташып тора. Биредә техника төрләренең бортларын ачып ябып тору, рейслар исәбен алу Рәсим Садыйков белән Рәшит Арсланов җаваплылыгында. Үзләренә беркетелгән “К-700” тракторларында Рафаэль Рәшитов белән Илһам Мансуров көндез, Риф Дәүләтшин – караңгы төшкәч тә кайткан яшел массаны яхшылап эттереп тыгызлап өя баралар. –Мал азыгын кышлату чорында баланслап тукландырып, продукция җитештерүне киметүгә юл куймаслык итеп әзерләргә тырышабыз, – ди хуҗалык идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев. –Егетләрнең һәркайсы үзләреннән торганны җиренә җиткереп, сыйфатлы башкарырга күнеккән, барысы да мактауга лаек. Ленинлылар яныннан хезмәт күтәренкелегенә сокланып кайттык. Булсынга дип тырышлык салулары аклансын, мал азыгы туклыклы да, кышлату чорына җитәрлек һәм продуктлылыкны арттыра барырлык сыйфатлы да булсын, дип телисе килә.

Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Туклыклы да, җитәрлек тә булсын
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас