ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
14 Сентября 2023, 09:30

Якташларыбызга ярдәм булсын өчен

Хөрмәтле райондашлар!

Якташларыбызга ярдәм булсын өченЯкташларыбызга ярдәм булсын өчен
Якташларыбызга ярдәм булсын өчен


Махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклаган якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Егетләргә җибәреләчәк кирәк-яраклар 23 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны эш көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр тапшырырга була (көндезге 13.00дән 14.00 сәгатькә кадәр – төшке аш вакыты). Әйберләрне район үзәгенең Кооператив урамы, 61нче санлы йорт адресы буенча урнашкан М.М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабына китерергә кирәк була. Белешмәләр өчен телефон: 8-347-96-3-12-63.
Яугир якташларыбыз өчен бүгенгесе көндә аеруча кирәкле булган әйберләр исемлеге түбәндәгечә:
- тепловизор (караңгыда күрү приборы)
- мотопычкы (1 данә, өч чылбыр белән)
- тушенка (йортта эшләнгән яки “Куединский” магазиныннан), пакетлы чәй, кофе
- кышкы перчаткалар
- Флис материаллынан тегелгән җылы шапкалар (70 данә)
- термокием (кышкы) (70 данә)
-җылы йон носкилар (магазинныкы, 70 данә.)
- җылы носкилар (х/б, 140 данә.)
- ком тутыру өчен капчыклар (калын, ныклылар, 200 данә)
- кадаклар (10 кг., төрле зурлыктагы, 80-120)
- жгут-турникет, яраларны бәйләү өчен жгутлар
- батарейкадан эшли торган балык тота торган сигнализаторлар (50 данә)
- юеш салфеткалар (250 данә, зурлары)
- мунча сабыннары (50 данә)
- шампунь (30 данә)
- теш пастасы, теш щеткасы (70 данә)
- мунча мунчаласы (70 данә)
- мунча минлеге (каен)
- сигаретлар
- машина мае (полусинтетика), “Газель” машинасы өчен май һәм һава фильтрлары
- “Газель” машинасы бензонасосы өчен фильтр
- канцелярия скотчы (киң, 60 данә.)
- җылыткыч мичләр (2 радиаторлы, 1 җылыткыч пушка)
- полиэтилен (1 рулон, ак яки кара)
- ак буяу (2,6 кг.лы 3 банка), кызыл буяу (2,6 кг.лы 3 банка.)
- газ баллончиклары (500 данә)
- төрле зурлыктагы саморез-шөрепләр (5 кг.)
- алюминий ныгыткычлар (крепежи) (100 данә)
Һәр мизгелдә гомерләрен куркыныч астына куйган, барыбызның да тынычлыгыбызны саклап, явыз дошман белән алышкан яктшарыбызның үтенечләренә беребез дә битараф калмабыз, һәрвакыттагыча, бердәм булып, 23 сентябрьгә кадәр яу кырында таләп ителгән шушы әйберләрне җыеп җибәрү эшенә кулыбыздан килгән кадәр үз өлешебезне кушарбыз дигән ныклы ышанычта калабыз!

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас