ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
15 Сентября 2023, 07:35

2023 елның иң тәмле һәм чыдам кишер сортларын ачыклаганнар

Түбәндәге сортлар аш, салат, десерт һәм соклар әзерләү өчен иң яхшылары дип танылган. Киләсе ел өчен саклап куйсагыз да була.

2023 елның иң тәмле һәм чыдам кишер сортларын ачыклаганнар2023 елның иң тәмле һәм чыдам кишер сортларын ачыклаганнар
2023 елның иң тәмле һәм чыдам кишер сортларын ачыклаганнар

 “Дeтcкaя cлaдкaя”. Әлеге сорт уртача уңыш бирә һәм татлылыгы белән аерылып тора. Озынлыгы 20 сантиметрга кадәр, төсе җете. Үзәге һәм тышы чагыштырмача йомшак, шунлыктан чи килеш куллану өчен менә дигән.
 “Maэcтpo F1”. Иртә өлгерә торган гибрид күпчелек климатик зоналарга туры килә. Авыруларга бирешми, пешерү, кышка әзерләү һәм чи килеш ашау өчен дә яхшы.
 “Импepaтop”. Соң өлгерә торган әлеге сорт тәменең “байлыгы”, тыгыз, баллы һәм хуш исле булуы белән аерылып тора. Тиешле шартларда 9 айга кадәр саклана. Туфракта дым артык булганда да ярылмый һәм череми.

 

Фото һәм мәгълүмат “Вконтакте” социаль челтәреннән алынды

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас