

Балалар өчен бик күп хикәяләр җыентыгы, шигырьләр, драма әсәрләре авторы ул. Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтү чикләрендә Рәҗәп авылы китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен аның әкиятләрен укуны оештырды. Абдулла Алишның әкиятләре балаларны дуслыкка, тапкырлыкка өйрәтә, алар барлык буын балалары тарафыннан яратып кабул ителә. Балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Койрыклар” һәм тагын берничә әкиятләрен тыңладылар. Абдулла Алишның әкиятләре татар әдәбияты хәзинәсендә ныклы урын алган. Сабыйларга әкият китапларының сурәтләнеше аеруча ныграк ошады. Бәләкәчләр аларны яртып тыңлады. Фото һәм мәгълүмат Рәҗәп авыл китапханәсенең “Вконтакте” социаль челтәре төркеменнән алынды