ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 сентябрь 2023, 10:55

БАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда

Кичә, 14 сентябрьдә, безнең Чакмагыштагы Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы студентлары Алкино-2 авылындагы “Патриот” паркында “Геройлар узышы”нда (Гонка Героев) көч сынашып кайттылар.

БАТК студентлары – “Геройлар узышы”ндаБАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда
БАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда

Урта махсус уку йортлары студентлары арасындагы үткән ярышларда Динар Гәрәев, Илмир Зәйниев, Илгизәр Бәшәров, Рәсим Сәетов, Илназ Миңнекәев, Булат Сәлахов катнашты. Егетләребез барлык сынауларны да лаеклы үтеп, тизлек һәм җитезлек, көчле һәм чыдамлы булуларын күрсәттеләр. Трассаның озынлыгы 3 км, алар аны 26 минут 20 секундта үттеләр. Булачак Ватанны саклаучылар шулай ук хәрби техника өлгеләре күргәзмәсе белән дә таныштылар.

БАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда
БАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда
БАТК студентлары – “Геройлар узышы”нда
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас