ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 сентябрь 2023, 10:50

Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды

Бүген Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә район мәктәпләрендә белем алучы 11нче һәм 9нчы сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырдыЧыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе өчен ул – үз көчеңне сынау мөмкинлеге генә түгел, ә югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу ысулы да.
Кызлар һәм егетләр, төркемнәргә бүленеп, чиратлап нормативлар үтте. План буенча укучылар 60 метрга, 2 һәм 3 километрга йөгерү, биек һәм түбән аркылы борысларда (перекладинада) тартылу, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясеннән алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, 700 һәм 500 граммлы спорт снарядын, 150грамм авырлыктагы тупны ыргыту, электрон коралдан ату буенча көчләрен сынап карадылар.
Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Биредә тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек сыйфатлар тикшерелде.


Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас