ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 сентябрь 2023, 18:20

Киңәшчеләр укуларда катнашты

14 сентябрьдә район мәгариф бүлегендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре һәм җәмгыять оешмалары белән эшчәнлек буенча киңәшчеләре өчен “Балачак навигаторлары. Русия яшьләре грантлары” темасына укулар үткәрелде.

Киңәшчеләр укуларда катнаштыКиңәшчеләр укуларда катнашты
Киңәшчеләр укуларда катнашты

Муниципаль координатор Фируза Сакаева киңәшчеләрнең эшчәнлегенә анализ ясады, 2022-2023 уку елына йомгак ясады, районда проектны гамәлгә ашыру кысаларында алга таба бурычларны билгеләде. Артабан киңәшчеләр проект эшчәнлеге һәм грант ярдәме белән таныштырды, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкортстан республикасы төбәк ресурс үзәге исеменнән Фируза Сакаева киңәшчеләргә проектны уңышлы тормышка ашыруларын теләде һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт җиткерде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас