

Аның балачагы, сугыш ачысы һәм тормыш юлы турында сөйләштек. Миңсылу әбинең тормыш китабын укырга аның кызы Раушания апа Хөснетдинова ярдәм итте.
Миңсылу Әлми кызы 1933 елның 2 сентябрендә беренче бала булып дөньяга килгән. 1942 елда, ул нибары 8 яшьлек булган чагында әтисен сугышка алып китәләр. Сугыш елларының бөтен авырлыгы Миңсылу иңнәренә төшә. Дүрт яшьлек һәм дүрт айлык кына булган апайларын да карый ул, колхозда авыр эшләр дә башкара. Әле балигълык яшенә дә җитмәгән 14-15 яшьлек кенә Миңсылу иптәшләре белән хезмәткә ялланып, Буздәк, Шаран районнары якларына агач кисәргә чыгып китә.
1956-57 елларда Свердловск өлкәсендә торф чыгару эшләрендә катнаша. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала.
1958 елда Тәлгать Шаһиҗиһан улына тормышка чыгып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бер малай, биш кызга гомер биреп, аларны назга төреп, олы тормыш юлына бастыралар.
Миңсылу гомере буе колхозда тырышып эшли, җәен – сарык фермасында, кышын – чөгендер басуында ару-талу белми хезмәт сала. Авыл советы депутаты була. “Без, алты бала, хезмәт тәрбиясендә, бөтен авырлыкларны татып үстек”, – ди кызы Раушания апа Миңсылу әбинең башындагы ак яулыгын рәтләп. Әниебезгә бик күп тормыш сынаулары үтәргә туры килде. Абыебыз Әфган якларында хезмәт итте, кызганычка каршы, бүген ул – гүр иясе инде. Шулай булуга карамастан, Аллага шөкер, ул бүген үз зиһенендә, оныклары белән аралаша, сканвордлар чишә, җылы оеклар бәйли”.
Бүген Миңсылу әби кызы Флүзә, кияве Родион тәрбиясендә тыныч кына, тормышка мең шөкер кылып яши. Олуг бәйрәме белән аны котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, клуб хезмәткәрләре килгән иде. Миңсылу әбигә Президентыбыз В.В.Путинның Котлау хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
Без килеп кергәндә матур чәчәк бәйләмнәренә сокланып утра иде Миңсылу әби. “Бик зурлап килгәнсез, бу кадәр хөрмәт көтмәгән идем”, – дип шатлана иде ул. Үткәннәре турында сүз башлагач кына, инде еллар узып матур төсен җуя барган күзләренә сагыш йөгерде, уйга калды...
Намуслы хезмәте өчен Миңсылу әби бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1983 елда ул “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була, “Хезмәт ударнигы” билгесенә ия.
Бүгенге көндә ул 12 онык, 18 турунын сөю бәхетенә ия. Алдагы көннәрдә дә Миңсылу әбигә сәламәтлек, тазалык, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер насыйп булсын!
Лиана Ханмурзина.
Рәсимә Зәйнетдинова фотосы.