ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 сентябрь 2023, 18:20

Милләтләр кроссы --2023

Бүген, 16 сентябрьдә, районыбыз “Милләтләр кроссы-2023” Гомумрусия йөгерү көненә актив кушылды.

Милләтләр кроссы --2023Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023

Әлеге чара барлык авыл биләмәләрендә дә үтте. Район үзәгендә яшәүчеләр бу иң күмәк һәм киң күләмле йөгерү бәйгесенә кушылыр өчен "Урожай"стадионына җыелды. Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә оештырып үткәргән спорт чарасында район үзәге оешма-учреждениеләре вәкилләре һәм Чакмагыш мәктәпләренең уртанчы, югары сыйныф укучылары катнашты. Спорт сөюче, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы якташлар яшь категорияләре буенча бүленеп, күмәклек, бердәмлек символы булган бу ярышларда үз көчләрен сынап карады. Бәйге ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Милләтләр кроссы --2023
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас