ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 сентябрь 2023, 12:15

Көзге табигать кочагына экскурсия

Табигатьтә алтын көз. Елның әлеге фасылы – иң матур һәм могҗизалы вакыт! Агачлар алтын-сары төскә күмелгән, урманга көз-рәссам килгән, һәр яфракның үз төсе.

Көзге табигать кочагына экскурсияКөзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия

Узган шимбәдә гимназиянең башлангыч сыйныфларының барлык укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә якындагы урманга экскурсия ясадылар. Кояшлы, җылы һава торышы да барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Экскурсия вакытында балалар көзнең үзенчәлекле билгеләрен кабатладылар, үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар тормышындагы үзгәрешләр турында белемнәрен киңәйттеләр. Көзге урман буйлап йөргәндә балалар төрле гөмбәләр белән таныштылар, матур төсле яфракларга карап сокландылар. Табигать кочагында тамак ялгау аеруча тәмле булып чыкты. Балалар биредә рәхәтләнеп хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Алар күп уңай тәэссоратлар туплап, шат күңел белән өйләренә таралышты.

Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Көзге табигать кочагына экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас