ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2023, 17:20

Яшь талантның тәүге күргәзмәсе

Балалар сәнгать мәктәбенең галереясендә сәнгать бүлегенең 2 сыйныф укучысы Самир Акчуринның сәнгатьле киез басу буенча шәхси күргәзмәсе ачылды. .

Яшь талантның тәүге күргәзмәсе
Яшь талантның тәүге күргәзмәсе

9 нчы сыйныфта укучы талантлы егет укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдиновада декоратив-кулланма сәнгать классында зур теләк белән шөгыльләнә. Моңа кадәр ул биредә ИЗО классы буенча 4 еллык программаны уңышлы үзләштергән. Самир тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып тора. Аның «Аяклар, колаклар һәм койрыклар» күргәзмәсе табигатькә, йомшак һәм канатлы дусларыбызга багышланган. Самир Җирдәге барлык тереклеккә зур мәхәббәт белән карый. Аның күргәзмәсе – моңа дәлил. Талантлы укучыны һәм аның укытучысы Нәфисә Рабис кызын котлыйбыз һәм аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар, дәрт һәм илһам телибез

Яшь талантның тәүге күргәзмәсе
Яшь талантның тәүге күргәзмәсе
Яшь талантның тәүге күргәзмәсе
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: