ИГЕНЧЕ
+15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь , 16:30

85 яшь – күркәм гомер бәйрәме

Калмашбаш авылында игелекле гомер кичерүче Наилә Якуп кызы Гыйззәтова 85 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

85 яшь – күркәм гомер бәйрәме
85 яшь – күркәм гомер бәйрәме


Хезмәт ветеранын матур юбилее белән Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев тәбрикләде.
Наилә апа хөрмәтенә иң изге теләкләр яңгырады. Аңа җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Соколовның котлау хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
Изге теләкләргә кушылып, гомер дәверендә намуслы хезмәт салган Наилә апага без дә сәламәтлек, тазалык, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в