ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2023, 18:33

Кирпеч ясау серләренә төшенделәр

Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8В сыйныфы укучылары өчен район үзәгендәге “КирпичХолдинг” кирпеч заводына экскурсия оештырылды.

Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр

Укучылар биредә балчык чыгарудан башлап әзер продукцияне төрүгә кадәр кирпеч җитештерү процессы белән таныштылар. Кирпеч заводы инновацион һәм ышанычлы кирпеч җитештерүче югары технологияле предприятиеләрдән исәпләнә. Ел саен кирпеч заводы зур күләмнәрдә керамик кирпеч җитештерә. Балаларның сәяхәте балчык чыгарган карьерны барып күрүдән башланды. Технолог Гөлшат Марат кызы Хәмәдиева аларны бу төзелеш материалын җитештерү процессы белән таныштырды. Укучылар экскурсиядә бик күп мәгълумат белде. Балчыкның беренче катламы 2 метр тирәнлектә, ә икенче катламы 5-7 метр тирәнлектә ята. Аннары ул конусларга (насыпи) җыела, анда 13 ел урнаша һәм ныгый. Шуннан соң гына ул кирпеч итеп җитештерүгә әзер була һәм кабул итү бункерына салына. Артабан кирпеч киптерелә, яндырыла, әзер кирпеч поддонга салына. Кызлар һәм егетләр бик күп кызыклы мәгълумат лар белделәр, хәтта кипмәгән, йомшак кирпечне дә тотып карадылар. Укучылар җаваплылылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте директоры Дамир Рифкать улы Нургалиев, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов һәм сыйныф җитәкчесе Эдгар Ринат улы Вәлиевка кызыклы экскурсия оештырулары өчен рәхмәтле.

Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Кирпеч ясау серләренә төшенделәр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: