ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2023, 15:40

Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре

Контракт буенча хезмәт итүчеләр нинди өстенлекләргә ия? Аларга һәм аларның гаиләләренә нинди өстенлекләр һәм гарантияләр каралган? Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур.

Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре
Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре


Контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә Русия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша үз торагыңны алырга, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушка тикшеренергә, дәваланырга һәм реабилитацияләнергә була. Аларга шулай ук дару препаратлары да даими бирелеп тора. Федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне страховкалау башкарыла. Алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск бирелә. Шулай ук алар 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокугына да ия була.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә ташламалар бар. Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм тиешле ташламалары була. Кредит һәм салым каникуллары булдырыла. Аларның балалары җәйге сәламәтләндерү лагерьларында бушка ял итү хокукы ала. Русия Федерациясе субъектларының өстәмә ташламалары һәм гарантияләре була.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар акчалата тәэмин ителәчәк. Аена 33 мең сумнан алып, көнлек 4200 сум түләнәчәк. Хәрби вазифасы буенча хезмәт хакы аена ике окладтан тора. Хезмәт хакы, звание һәм стажга карап, 204 мең сумнан башлана. Бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзешкәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 195 мең сум, яраланган очракта – 3000000 сум, яралангач, хәрби хезмәткә яраксыз, дип табылу сәбәпле хезмәттән азат ителгәндә – 3131729 сум тәшкил итә. Хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта бер тапкыр түләү 3131729 сумнан башлап 12400000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. (Указ, 98 санлы 52 – ФЗ Закон, 306 – ФЗ Закон). Башкортстан Республикасыннан хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 2000000 сум тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматны 122, 8(347) 218-19-19, 8(347) 248-29-31 телефон саннары аша алырга мөмкин. Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле кызыксындырган төрле сорауларга җавап алу өчен 117 номерына “кайнар” линиягә дә шалтыратырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: