ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2023, 14:30

Уйна гармун, моңлы тальян гармун...

Узган шимбәдә Октябрьский шәһәрендә “Уйна, гармун!” бәйрәме үткәрелде. Ул быел 24 нче тапкыр уздырылды.

Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...


Чарага Башкортстан һәм Татарстанның шәһәр-районнарыннан 180ннән артык талантлы моң иясе җыелды. Бәйгедә катнашырга дип 50дән артык гариза бирелгән булган.
Фестивальдә катнашу бәхете район мәдәният йорты каршындагы Ринад Вәкил улы Кәримов җитәкләгән “Идел” халык уен-кораллары оркестрына дә елмайды.
Бәйрәмнең ачу тантанасы “Нур” клубында үтте. Фестивальдә катнашучылар шәһәр урамы буйлап милли костюмнарда гармун тартып уздылар.
Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Шепелева моң ияләрен сәламләп, “Уйна, гамун!” бәйрәме традицияләрен саклап калучы һәм дәвам итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гармунчылар бәйрәмен үз канаты астына алып, Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе халык сәнгатен үстерү юнәлешендә игелекле гамәлләрен тоташ Русия дәрәҗәсенә чыгарды. Әйтеп үтәргә кирәк, “Уйна, гармун!” халык бәй¬рәме Русия Президенты Владимимр Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырыла. Ул халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Идел” халык уен-кораллары оркестры, гармунчылар ансамбле, Рәвис Сабитов белән Урал Шәяхмәтов дуэты Дипломнар белән бүләкләнде.

Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Уйна гармун, моңлы тальян гармун...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: