+15 °С
Болытлы
Мондый ярышлар велосипедка идарә итү күнекмәләрен арттыра һәм юлларда хәвефсез йөрергә өйрәтә. Укучылар чараның “Елан” этабында дөрес, маневрлы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр һәм тормозны контрольдә тотарга, велосипед хәрәкәтен фаразларга өйрәнделәр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 5В сыйныфы командасы 1 урынны яулады. 2 урынга 5г сыйныфы командасы лаек булды, 3 урынны 5а һәм 5б сыйныфлары командалары бүлеште. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары исә велосипедчыларга гомуми файдаланудагы юлларга 14 яшьтән үк чыгарга рөхсәт ителгәнен искәртә. Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк, дуслар!