ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2023, 14:40

Алардан үрнәк ал!

Районыбызның ике гаиләсе “Үрнәк ал” (“Бери пример”) конкурсы финалына чыккан

Алардан үрнәк ал!
Алардан үрнәк ал!


Уфада республика Башлыгы грантлары фонды чараларына гамәлгә ашырылучы “Үрнәк ал” (“Бери пример”) социаль актив гаиләләр фестивале җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Фестиваль безнең төбәкнең актив гаиләләре проектларын гамәлгә ашыру максатыннан агымдагы елның июненнән августка кадәр өч этапта уздырылды. Аны оештыручы – “Вера” хәйрия фонды. Быел барлыгы 200 гаилә катнашкан, шуларның 50се финалга чыкты.
Финалга чыккан гаиләләр арасында чакмагышлылар да бар! Күпбалалы Гүзәлия белән Борис Галиевлар белән Руслан белән Ирина Хафизовлар – социаль актив гаиләләр. Алардан башка районда бер чара да узмый диярлек. Махсус хәрби операциядәге яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда күп көч түгә, хәйрия акцияләре оештыра Хафизовлар гаиләсе. Төрле конкурс, чараларда Галиевлар гаиләсе актив катнаша.
Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән “Вера” социаль яклау хәйрия фонды идарәсе рәисе Дмитрий Парус бүләкләде.

Алардан үрнәк ал!
Алардан үрнәк ал!
Алардан үрнәк ал!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: