ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2023, 15:10

Гимназия укучысы Шамил Кадыйров – “Зур тәнәфес” конкурсының ярымфиналисты

11-15 сентябрьдә Түбән Новгородта Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән, шулай ук Кырым һәм Севастопольдән 8-10нчы сыйныф укучылары арасында “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсының ярымфиналы үтте.

Гимназия укучысы Шамил Кадыйров  – “Зур тәнәфес” конкурсының ярымфиналисты
Гимназия укучысы Шамил Кадыйров – “Зур тәнәфес” конкурсының ярымфиналисты

 

Ярымфиналда 1150 катнашучылар арасында Башкортстаннан 137 укучы да катнашты. Алар арасында Чакмагыш гимназиясеннән 11нче сыйныф укучысы Шамил Кадыйров та бар. Шамил төрле дәрәҗәдә үткән бик күп конкурслар җиңүчесе һәм призеры. Тырыш укучы бар яклап та актив.
Конкурсның сайлап алу этабын уңышлы үтү өчен ул 12 юнәлештән торган утә дә катлаулы, шул ук вакытта кызыклы биремнәр үтәргә тиеш иде. Шамил барысын да уңышлы үтеп, ярымфиналга чыгу бәхетенә иреште. Ярымфинал “Русия белән горурланам!” темасы астында үтте. Биредә катнашучыларны команда һәм шәхси ярышлар, кейслар чишү, шулай ук экскурсияләр, дискуссияләр, спикерлар белән очрашулар, мастер-класслар һәм презентацияләр көтә иде.
Укучылар Русиянең “яшьләр башкаласы” белән танышты, Түбән Новгородның 10 университеты студентлары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашты.
Конкурсның хәлиткәч финал этабы “Артек” үзәгендә уздырылачак. Биредә иң яхшы укучыларның исемнәре билгеләнәчәк. Шамильгә финалда уңышлар теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: