-33 °С
Ачык
20 сентябрьдә Чакмагыш районы иҗтимагый палатасы вәкилләре социаль объектлар янәшәсендә җәяүлеләр кичүләренең иминлеген тикшерүгә юнәлтелгән чара оештырды. Чакмагыш иҗтимагый палатасы рәисе Ләйсән Рифир кызы Хәлимова, әгъзалары Идгар Еникеев, Илнур Насыйбуллин балигъ булмаган балалар хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан социаль объектлар янындагы җәяүлеләр кичүләрен тикшерде. Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, “Шатлык”, “Кояшкай”, “Әкият”, “Миләшкәй” балалар бакчалары янындагы кичүләр, җәяүлеләр светофорлары, юл билгеләренә анализ ясалды. Тикшерү барышында зур кимчелекләр ачыкланмады, булганнары буенча актлар төзелеп, тиешле органнарга җибәреләчәк. Рейдлар авыл биләмәләрендә дә бара. Алар киләчәктә дә үткәреләчәк.