

“Ике кызым кияүдә, ике улым өйләнгән инде, оныклар үсеп килә”, – диде Зәйтүнә ханым. – Янда хәзер ике бала гына калды.“Ана даны” медале иясе ул.
Динар мобилизацияләнгәнгә кадәр хуҗалыкта тракторда эшләгән. Мактау грамоталары бихисап.
“Хуҗалыкның иң яхшы механизаторы саналды ул. Ышанып бөтен эшне дә курыкмыйча тапшыра торган бер кеше була бит? Динар менә шундый инде. Кайсы эшкә тотынмасын, кулыннан барысы да килә, – диде Динар эшләгән хуҗалык җитәкчесе. – Апрель аенда кыска вакытлы ялга кайтканда да өендә ятмады ул, чәчү вакытында булышты”.
Тыйнагын тыйнак, ә менә дронны бәреп төшергән! Кечерәк кенә буйлы, ябык кына шушы егет!
“Бер ай буе бернинди хәбәр килмәде. Шалтыраткач, эчкә җан керде. Бер дә зарланмады. “Монда бар да яхшы”. Бөтен җавабы шул”, – дип дәвам итә Зәйтүнә ханым.
Әнисе монда ут йотса, Дианр анда әнисен кайгырткан. Зарланып әнисен борчудан ни файда? Чын ир-егет әнә шундый булырга тиеш тә! Ә ул инде армиядә булган, чыныгу алган, әни кадерен белергә өйрәнгән.
Беренчеләрдән булып менә шундыйлар мобилизацияләнде дә инде. 26 сентябрьдә ул Украина якларында хезмәт иткәнгә бер ел була.
Дианарга туган якларга исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!