Анда муниципаль район хаимияте башлыгының социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Мәдхәт кызы Бәдретдинова, психологлар Елена Александровна Сулуянова, Ольга Михайловна Петренко катнашты.
“Әлегә олылар түгел – балалар да түгел” дигән темага узган чарада психологлар яшүсмернең психологик үзенчәлекләренә тукталды, аларның нинди ата-аналар турында хыяллануы турында сөйләде, үсмерләрнең хисләре ташып торганда нишләргә, ата-аналарны бала белән конструктив аралашу ысулларына өйрәтте. Семинарның практик өлеше дә анда катнашучылар өчен бик файдалы булды. Төрле уен-күнегүләр аша әти-әниләр үсмер балалары белән тагын да яхшырак уртак тел табарга, аларның хис-тойгыларын, кичерешләрен аңларга өйрәнде.
Чара ахырында теләүчеләргә аерым-аерым социаль-психологик консультация бирелде.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.