Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь , 15:15

Якташыбыз Президент бүләгенә ия булды

Якташыбыз, Октябрьский табибы Руслан Сәмигуллин Владимир Путинның 2023 елның 4 сентябрендәге Указы белән Лука Крымский медале белән бүләкләнде.

Якташыбыз Президент бүләгенә ия булды
Якташыбыз Президент бүләгенә ия булды


Анестезиолог-реаниматолог 2003 елны Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлый. Бүгенге көндә Руслан Сәмигуллин Октябрьский шәһәренең 1нче хастаханәсенең 1нче стационарында эшли. Башкорт медицина бригадасы составында ул ирекле рәвештә Луганск Халык Республикасындагы хезмәттәшләренә ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт бүләге — Лука Крымский медале сәламәтлек саклаудагы казанышлар өчен РФ президенты тарафыннан бирелә.
Лиана Ханмурзина.
Фото чыганагы: https://okt-tuganyak.ru

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в