– Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, –
дип сәламләде Каран авылындагы бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасына килүчеләрне Гүзәл апа Ханова. Туган ягы өчен янып йөргән, аның киләчәгенә битараф булмаган изге йөрәкле кеше,м чын патриот Фәрит Хәким улы Дәүләтшин саваплы эш башкарган.
Ватан өчен һәлак булганнарга
Һәйкәл торгызылды үзәктә,
Тирән мәхәббәтнең дөрләгәнен
Чагылдырып һәрбер йөрәктә.
Һәйкәл ачу тантанасында муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район Советы депутаты, “Герой” хуҗалыгы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, биләмә хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, шушы һәйкәлне эшләтүче Фәрит Хәким улы һәм аның тормыш иптәше Рәйсә Миңнебай кызы Дәүләтшиннар һәм авыл халкы катнашты.
Ватан өчен үзенең гомерен биргән каһарманнарның батырлыгын мәңгеләштерү максатында һәйкәл ачу тантанасына багышланган митинг Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары белән ачылды. Артабан сүзне авыл хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков алды.
“Сугыш каһарманнары хөрмәтенә һәйкәл ачылу белән һәммәгезне дә тәбриклим. Мәрмәр таштан эшләнгән һәйкәл балаларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур өлеш кертсен, аның территориясе матур, чиста булсын. Каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салынып торсын, батырлыклары үлемсез булсын! Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз, райондашлар һәм барлык милләттәшләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын!
Һәйкәлне ачуның иң дулкынландыргыч мизгеле дә килеп җитте. Аның үзәгендә шушы эшне башлап җибәрүче Фәрит Хәким улы Дәүләтшин һәм барлык оештыру, кайтарып урнаштыру эшләрен азагына кадәр җиткергән Ләбиб Галиб улы Мөкыймов булды. Фәрит Хаким улы шушы һәйкәлнең ачылуына сөенечен белдерде. Күптән ниятләп йөргән теләге үтәлүенә ирешүдә ярдәм иткәннәре өчен Ләбиб Мөкыймовка, туганнары һәм авылдашларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Иңнәренә төшкән имтиханны лаеклы үткән үлемсез батырлар истәлеген хөрмәтләп, яңа һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды. Ватан иминлеге өчен корбан булганнарның истәлеген хөрмәтләп, бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәл ачу тантанасы концерт номерлары белән дәвам итте. Диана Маннанова, Гүзәл Харисова, Илдар Хәмидуллин җырлар бүләк итсәләр, Зәлия Даутова бию башкарды. Сугыш чоры балалары булган, авылдашларының зур хөрмәтен яулаган, заманында смотр концертларында үз шигырьләре белән чыгыш ясаган Фәнзир ага Нуретдинов үзенең иҗат җимешен укып та, сөйләп тә ишеттерде. Тормыш иптәше Маһира апа белән алар 63 гомер итәләр.
– Кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичкән, гомерләрен ил азатлыгы өчен биргән геройларның истәлеге гасырлар буе яшәр, мәңге онытылмас. - Исәнлек-саулык сезгә, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак шат булсын, гаилләрегезгә муллык-минлек телибез. Каһарманнар истәлеген зурлап
Күп җирләрдә һәйкәл калыкты
Туган илне уяу саклагыз, – дип
-Ул чакыра гүя халыкны, – дигән шигырь юллары белән чараны тәмамлады Гүзәл Ханова.