ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2023, 16:30

Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты

Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында районның шәхси эшкуарлары белән очрашу үтте.

Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 1нче районара бүлеге начальнигы урынбасары Фәйрүзә Өлфәт кызы Кәримова, дәүләт салым инспекторы Алина Рифгать кызы Исламова, Чакмагыш районы буенча үзәк районара мәшгульлек үзәгенең бүлек начальнигы Айдар Гали улы Зәйнетдинов, Чакмагыштагы “Минем бизнес” үзәге җитәкчесе Гөлшат Ренат кызы Хәмидуллина катнашты.
Районда 600дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты, меңнән артык үзмәшгульләр эшли. Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә аларның саны елдан-ел арта. Алар өчен атна саен эшкуарлык сәгатьләре үткәрәлә, анда кызыклы проектлар карала һәм гамәлгә ашырыла. Яңа сәүдә, юл буенда сервис, хезмәт күрсәтү һәм башка объектлар ачыла. Бүгенге чарада шәхси эшкуарлар эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды һәм бизнес үсеше перспективалары турында фикер алышынды.

Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Район башлыгы эшкуарлар белән очрашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: