Тамьян авылының көньяк-көнбатыш өлешендә безнең эшче төркем “Холмер” комбайнының эше белән танышып кайтты. Механизатор Рәфис Әхъяруллинның тәҗрибәсе дә, осталыгы да ярыйсы ук инде: быел унберенче татлы тамыр урагында катнашуы. Ярдәмчесе Рөстәм Заһидуллин белән әлеге техниканы алдан яхшылап карап көйләп әзерләгәнлектән, эшләрендә тоткарлык юк. –Көненә 710ар гектар мәйданның уңышын казып алып барабыз, – диде ул кыска гына әңгәмәләшүебез вакытында. Комбайн көйле эшли, бер генә тамыр да җирдә калмый. Өстәвенә уңышы да ярыйсы күренә: һәр гектардан 350 шәр центнер шикәр чөгендере казып алына. Тамырлар эре генә, яхшылап тазартыла да. Комбайн бункерын басуның ике башында да бушатырга туры килгәнлектән, өемнәр күзгә күренеп арта бара. Без барган көнгә әлеге культураны 55 гектарда казып чыгарырга өлгергәннәр иде инде. –Елына карата уңыш әйбәт кенә, – диде филиал директоры Алмаз Йосыпов. –Үстелелгән татлы тамырны югалтуларга юл куймыйча казып алып, эшкәртүгә тапшырачакбыз. Башка көзге эшләрне дә үзвакытында яхшы сыйфатлы башкарып чыгар өчен мөмкинлекләребез бар, техникабыз да, механизаторларыбыз да сыната торганнардан түгел. Корылыклы елда да ярыйсы ук уңыш алуга ирешү өчен һәр хуҗалыкта белгечләр, җитәкчеләр, механизаторларның бердәм тырышлыгы салына. Чакмагыш игенчеләре киләчәктә дә табигать сынаулары алдында үзләрен булдыклы, эшсөяр итеп күрсәтеп, җиңү арты җиңүләр генә яулар, дип ышанабыз.