

Авыл биләмәләрендә беренче Совет утырышлары башланды. 22 сентябрьдә Үрнәк авыл биләмәсендә бишенче чакырылыш Советының беренче оештыру утырышы уздырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, биләмәнең хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Инициатив төркемгә депутатлар Айдар Рафаэль улы Мөдәрисов, Мазһар Усман улы Саматов, Венера Илһам кызы Зәйнетдинова бертавыштан хупланды. Советның беренче утыршынының инициатива төркеме тәкъдиме белән аның сәркатибе Гөлнара Җәмил кызы Гомәрова сайланды. Аннары депутатлар даими депутат комиссияләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәрне карады. Хисап мәсьәләләре буенча даими депутатлар комиссиясе ике депутатны, атап әйткәндә, Мазһар Усман улы Саматов, Динар Дамир улы Әюповны кертергә тәкъдим ителде. Редакция комиссиясенә Галия Гали кызы Гыйләҗева, Радик Сәнәбил улы Сибәгәтулинны бертавыштан сайладылар. Депутатларның яңартылган составы Советның рәисен, секретариатын, даими депутатлар комиссияләре әгъзаларын һәм Совет регламентын раслады. Көн тәртибенә тикшерүгә 13 мәсьәлә чыгарылды. Бу хакта тулырак: киләсе санда.