

Чарада “Гаилә” үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, гаиләләр белән эшләү буенча белгечләр Эльвира Наил кызы Гыйльванова, Фәйрүзә Ригат кызы Бакирова, Аида Айдар кызы Мәһәдиева, опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Мәдхәт кызы Бәдретдинова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Шамил кызы Бакиева, социаль приют бүлекчәсе педагогы Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, кече лейтенант Юлия Радик кызы Насыйбуллина, балалар поликлиникасы мөдире Динара Айрат кызы Газизова һәм баш табибә урынбасары Кадрия Рәфис кызы Исламова катнаштылар. Биредә, вакытында күреп калып, имин булмаган гаиләләрне булдырмас өчен андыйларны иртә стадиядә ачыклау һәм башка бик күп көнүзәк мәсьәләләр, эш дәверендә очрый торган бик күп мөһим юнәлешләр каралды.