+21 °С
Болытлы


Бүген Башкортстанда “Яшел Башкортстан” агач-куаклар утырту буенча гомумреспублика һәм бердәм республика акциясе узды. Безнең чакмагышлылар да анда актив рәвештә кушылды. Ул 7 октябрьгә кадәр барачак. Әлеге экологик чара чикләрендә район үзәгенең буа янәшәсендә 600дән артык нарат үсентеләре утыртылды. Яшелләндерү өмәсендә өлкәннәр белән бергә 70тән артык мәктәп укучылары да катнашты. Күмәкләшеп үсентеләрне утыртып беткәннән соң мәдәният хезмәткәрләре өмәдә катнашучыларга җыр-моң бүләк итте. Саф һавада телеңне йотарлык коймаклар белән кайнар чәй эчү дә күңелләрне күтәреп, бәйрәм кәефе өстәде. Бу хакта тулырак – киләсе санда.