+24 °С
Яңгыр


Бу көнне районыбызның өлкән кешеләргә аерым игътибар күрсәтелә, мәдәният йортларында, клубларда аларга багышлап кичәләр үткәрелә, күчтәнәчләр тапшырыла. Шушы көннәрдә Юмаш күпфункцияле клубы һәм Юмаш модельле китапханәсе коллективы озак еллар мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәт салган ветераннарны йортларына барып тәбрикләде. Мондый очрашулар күңелләрне сафландыра, яшәргә көч бирә, тормышның матурлыгын тоярга, картлыкны беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итә. Өлкәннәр үзләренә карата мондый игьтибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт билгеләре күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.