ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 сентябрь 2023, 10:20

Тарихны яшьләребез саклый

Узган елда илебездә балаларны һәм яшьләрне берләштерүче “Беренчеләр хәрәкәте” үз эшен башлап җибәрде.

Тарихны яшьләребез саклыйТарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый

 

Әлеге оешманың районыбыздагы бүлекчә җитәкчесе итеп сәләтле яшь егет Айгиз Мадияров сайланды. “Тарих сакчылары” Бөтенрусия проекты кысаларында үткәреләчәк патриотик чараларга старт бирүгә багышланган тантананы ул алып барды.

Җиңү паркында узган бу чарада Чакмагыш районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш районы хәрби комиссариатыннан Михаил Петрович Фәйрушин, Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегеннән Руслан Илһам улы Төхбәтуллин, район мәктәпләренең “Юнармия” хәрәкәтендә, “Шәйморатов сыйныфлары”нда тәрбияләнүче укучылар һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары катнашты.

Күркәм чара, гадәттәгечә, мемориаль һәйкәлгә чәчкәләр салудан һәм ил сагында баш салган яугир якташларыбызны бер минут тын калып искә алудан башланды.

Светлана Фларис кызы үз чыгышында укучыларга тарихны саклап калу өчен ниләр кирәклеген барлады. “Дәресләрдә яхшы билгеләргә өлгәшеп, төп фәннәр буенча кирәкле белемнәрне туплап, киләчәктә сайлап алган һөнәрең буенча профессионал булганда, төрле җирдә үткәрелгән хәрби-патриотик чараларда актив катнашканда һәм шуларны оештырганда, обелиск-һәйкәлләрне тиешле дәрәҗәдә саклаганда гына нәтиҗәләргә ирешеп була”, – диде ул.

Руслан Илһам улы паркта җыелучыларга тарихи мирас объектларын саклауның юридик нигезләрен бәян итсә, Михаил Петрович аларга үзе эшләгән учреждениенең тарихын, хезмәттәшләрнең һөнәри бурычлары турында сөйләде, һәркемне үз шәҗәрәсен өйрәнергә һәм белергә өндәде.

Гүзәл илебезнең өметле киләчәге яшь буын кулында, ә балалар һәм яшьләр үткән буыннарның данлы тормыш юлын белергә тиеш, алар халкыбыз хәтерен, ил тарихын саклаучы лаеклы варисларыбыз булачак. Бу уй-теләкләрнең ышанычлылыгы ягыннан яхшы дәлилләрнең берсе – патриотик тәрбия хәрәкәтендәге укучының “Шәйморатов генерал” җырын күмәкләп башкаруы булгандыр.

 Очрашу шулай тәмамланды.Ләкин ул һич кенә дә соңгысы түгел! Ел дәвамында районыбызның барлык мәктәпләрендә Русиянең Хәрби дан көннәренә, истәлекле вакыйгалар юбилеена багышланган мәдәни чаралар, һәйкәл тирә-якларын яшелләндерү эшләре дәвам итәчәк. Аларны үткәрүдә “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары беренчеләр сафында булачак. “Исеменә күрә җисеме”, – дип юкка әйтмиләр шул!

Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Тарихны яшьләребез саклый
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас