

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мәкаләнең исеменә чыгарылган шигырь юллары, һичшиксез, халык депутатларының эшчәнлегенә аеруча туры килә. Аларның хезмәте турыдан-туры авылдашларының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүдән гыйбарәт.
Үзара фикер алышу, киләчәккә яңа планнар төзү, башкарыласы эшләр турында сөйләшү өчен алар 21 сентябрь көнне “Гаилә” кинозалында депутатлар форумына җыелды. Җанлы очрашуга муниципаль район һәм авыл Советлары депутатлары, хакимият башлыгы урынбасарлары катнашты. Аларны иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина сәламләде, яңа сайланган депутатларны мәртәбәле вазыйфалары белән тәбрикләп узды, алдагы эшчәнлекләрендә бары тик уңышлар юлдаш булуын теләде.
Көн тәртибе буенча 10 сентябрьдә узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева таныштырып үтте.
Форум дәвамында шулай ук район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамовның “Җирле бюджетны формалаштыру мәсьәләләре”, район Советы депутаты Рамил Камил улы Агиевның “Район һәм авыл Советлары депутатларының хезмәттәшлеге”, Үрнәк авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинованың “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә биләмә Советы башлыгы һәм депутатлар корпусының үзара бәйләнеше” дип аталган эчтәлекле, фәһемле чыгышлары яңгырады. Имәнлекул авыл Советы депутаты, Югары Аташ авылы старостасы Наил Ләбиб улы Галиев соңгы елларда үзенең туган авылында башкарылган эшләр турында бәян итте. Шунысы куанычлы, аның кебек авыл иминлеге өчен тырышкан якташларыбыз аз түгел.
Хөрмәтле депутатлар, хезмәттәшләр! Сезнең кандидатурагызны күпчелек тавыш белән хуплап, сайлаучылар районның, авыл биләмәләренең социаль-икътисади үсешенең мөһим бурычларын үтәячәгегезгә ышаныч белдерделәр. Бар энергиягез, һөнәри белемнәрегез һәм тормыш тәҗрибәгезне эшкә җигеп, киләчәктә дә район халкы файдасына хезмәт итерсез, дибез. Чын күңелдән сезгә бу өлкәдә уңышлар, ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашыруыгызны телибез.