+28 °С
Болытлы


26 сентябрьдә районыбызның “Әдһәм – Бикә” мәчетендә барлык мәхәлләләр имамнарының чираттагы җыелышы булды. Анда Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты.
Көн тәртибенә киләсе мәсьәләләр чыгарылды: мәүлид ае үзенчәлекләре, гошер сәдакасын тапшыру, балага исем куштыру нигезләре һәм Аллаһ йортлары эшчәнлеген артабан җәелдерү.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы саннарында укый аласыз.