

Без аларны өлкән буын булган өчен генә түгел, ә елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче якын кешеләребез булганнары өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер, диелгән хәдистә дә.
Районыбызда олы буын вәкилләренә һәрдаим игътибар күрсәтелә. Район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеевның эшчәнлеге – моңа ачык мисал. Ул районыбыз пенсионерлары, сугыш чоры балалары белән тыгыз элемтәдә торырга тырыша, өлкән буын вәкилләренең сорау-үтенечләре, борчыган проблемалары белән кызыксынып яши, аларны сәламәт яшәү рәвешенә, мәдәни һәм спорт чараларына актив җәлеп итә.
Өлкәннәр көне алдыннан Идгар Габдрахман улы үзәк район дәваханәсендә булып, биредә дәваланучы өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән күрешеп, ихлас аралашты, дәвалану шартлары һәм медицина хезмәтен күрсәтү сыйфаты, медицина персоналының өлкәннәргә карата мөнәсәбәте белән кызыксынды.