

Нәни сәяхәтчеләр юл буена девизлар әйтеп, җырлап барды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, урам исемнәрен искә төшерделәр, тирә-юньдәге табигатькә сокландылар.
Килеп җитү белән балалар шунда ук хәрәкәтле уеннарга күчте. Алар табышмаклар да чиште, биеде, көзге көннәрдә үсемлекләр тормышында булган үзгәрешләрне күзәтте, кул эшләре өчен яфраклар һәм нарат күркәләре җыйды. Һәр баланың йөзендә әйтеп бетергесез кичерешләр, шат кәеф балкыды.
Ә саф һавада аппетит нинди шәп! Балалар рюкзакларындагы тәм-томнарны чыгарды. Яланда үзең алып килгән сый тәмле, ә дустыңныкы тагын да тәмлерәк шул. Кызлар һәм малайлар бер-берсен сыйлый-сыйлый, рәхәтләнеп тамак ялгады.
Балалар бакчасына кайтырга вакыт та җитте. Үзләре артыннан бер генә чүп тә калдырмыйча, сабыйлар кайтыр юлга чыкты. Бу көнне бераз гына арыдык, әмма сәяхәттән барыбыз бик бәхетле һәм канәгать булып кайттык!