

Офлайн һәм онлайн форматта үткән форумда Русиянең төрле төбәкләреннән 2000-дән артык кеше катнашты. Офлайн мәйданда «Я – патриот, а это значит…» социаль проектлар республика конкурсында катнашучылар һәм аның финалистлары булды. Онлайн мәйданның катнашыучылары исә – мәктәп укучылары һәм студентларның ватанпарвәрлек юнәлешендәге ирекмәннәр командалары.
Үзләренең социаль проектларын яклап, федераль экспертлардан консультация алу көтеп алган чараларның берсе булды.
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Беренче бул!” командасы ( остазлар – Ирина Гыйләҗева, Юлия Вәлиева, Лилия Гәрәева, 10 сыйныф укучысы Ильяс Дәүләтов, 11 сыйныф укучылары Ирик Дәүләтов, Тимур Гыйләҗев) “Мин – патриот” республика социаль проектлар конкурсында җиңүче дип табылды.
Котлыйбыз!Яңа иҗади уңышлар телибез!