ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 сентябрь 2023, 07:05

Юмаш укучылары – «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә

Шушы көннәрдә Уфада һөнәрләр фестивале старт алды. Анда гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 сыйныфларында белем алучы 5000 укучы катнаша.

Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендәЮмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары – «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә


25 сентябрьдә Юмаш урта мәктәбе укучылары да башкалабызда узган «Киләчәккә билет» һөнәри фестивалендә катнаштылар. Аның максаты – укучыларга үзләренең көчле якларын һәм кызыксынуларын аңларга ярдәм итү, шулай ук сайланган өлкәдә уңышлы карьерага ирешү өчен кирәкле конкрет һөнәри таләпләр һәм күнекмәләр турында мәгълүмат туплау. Чара мәктәп укучыларына үсәргә һәм үзләренең чын һөнәрен табуда дәртләндерүгә һәм мотивацияләүгә булышлык итә. Фестивальдә «Киләчәккә билет» проекты мохитенә ярашлы социаль, уңайлы, эшлекле, сәламәт, индустриаль, акыллы, креатив, аграр һәм хәвефсез һөнәри юнәлешләр тәкъдим ителде. Һөнәрдә сынап карауны оештыручылар булып һөнәри белем бирү оешмалары, югары белем бирү учреждениеләре һәм эш бирүче партнерлар чыгыш ясады.
Биредә һәр бала үзенә кызыклы һөнәрне сайлап, төрле өлкәләрдәге һөнәри белгечләр һәм практиклар белән аралаша алды. Һәр катнашучының ким дигәндә өч һөнәри сынау үтү һәм махсус жетон алу мөмкинлеге булды. Кирәкле күләмдә жетоннар җыйган катнашучы аларны махсус билге –значокка алыштыра алды. Активрак булган саен күбрәк значоклар җыю мөмкинлеге булды. Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң актив сыйныфлар һәм иң актив муниципалитет билгеләнәчәк, алар истәлекле бүләкләр алачак. Чара шәп һәм мавыктыргыч булды. Укучыларга мондый фестивальдә катнашу бик ошады.

Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары –  «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Юмаш укучылары – «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивалендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас