

Безнең район авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары казанышлары белән билгеле. Шуңа да икътисадның бу тармагы өчен югары сыйфатлы кадрлар әзерләү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шул исәптән Юмаш урта мәктәбендә авыл хуҗалыгы дәресләрен ачу – бу юнәлештә эшләүнең бер ысулы. Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен аңлау һәм укучылар арасында бу тармак эшчәнлеге нигезләрен формалаштыруга теләк уяту, ориентацион мотивация нигезен булдыру максатыннан 5 сыйныф укучылары өчен махсус авыл хуҗалыгы сыйныфы ачылды. Проект БР Авыл хуҗалыгы, БР Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Башкортстан дәүләт аграр университеты белән берлектә тормышка ашырыла.
Проектның башлангыч этабында Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина сыйныф җитәкчесе Ләйсән Мәгъруфҗан кызы Рафыйкова, аграр сыйныф җитәкчесе Валентина Валентиновна Ермолаева белән берлектә ата-аналар җыелышы үткәрде. Анда яңа мәгариф мохитенең бер компоненты булган профильгә әзерлек турында фәһемле сөйләшү барды.
Проектны тормышка ашыру процессының беренче адымы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең машина-трактор паркына экскурсия булды. Предприятиенең генеральный директоры урынбасары Илдар Азат улы Әнвәров укучыларны авыл хуҗалыгы техникасы, бөртекле культураларны эшкәртү склады, яңа комбайннар, механизатор һөнәре үзенчәлекләре белән таныштырды.
Мәктәп коллективы укучылар һәм аларның ата-аналары исеменнән җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт җиткерә.
Венера Дүсәева, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.