ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
28 Сентября 2023, 11:30

Бабаларыбызның изге эшен дәвам итәбез

Ватаныбыз иминлеге өчен битараф булмаган райондашларыбызның күпләре, контаркт төзеп, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашырга юл тотты. Аларның һәммәсе дә диярлек бу минем Ватан алдындагы изге бурычым, картәтиләребез көрәшкән, мин дә булдырам, дип китә. Гаиләләре бу адымнарын ничек кабул итте икән? Якыннарын еракларга озатканнан соңгы кичерешләре нинди? Егетләр нинди бурыч үтәүләрен яхшы аңлыйлармы? Озын сүзнең кыскасы, контракт хезмәтендәге егетләребез белән сөйләшик әле.

Бабаларыбызның изге эшен дәвам итәбезБабаларыбызның изге эшен дәвам итәбез
Бабаларыбызның изге эшен дәвам итәбез

 

 

 - Контракт буенча хезмәткә барырга ничек карар иттегез, егетләр?!

  • Армиядә хезмәт иттек – төп бурыч үтәлгән, дисәк тә була. Әмма илебезнең тынычлыгын бозган бәндәләр аркасында без бу адымга бармый булдыра алмадык.

- Сез контракт хезмәтенә ничек карыйсыз?

  • Тәү чиратта якыннарыбызның, үзебезнең һәм балаларыбызның якты киләчәкләре өчен көрәшү теләге көчле булды.

Курку хисе бармы?

  • Юк, бары нәфрәт. Нигә, дисезме? Чөнки тугандаш украин халкы белән арабызны бозу гына түгел, ә аларны ачыктан-ачык нацизмга тарттылар, ә дөньяга бу һич кирәк түгел иде. Ата-бабаларыбыз фашизмга каршы, башкача андый зәхмәтнең баш калкытуын булдырмас өчен бик күп еллар көрәшеп, зур югалтулар кичергән иде. Шунысы да җитәрлек иде бит. Дошманнар шул вакытта да безне җиңә алмады, монысында да җиңмәячәк, Аллаһы Боерса.

 - Күп җирләрдә хатын-кызлар да контракт хезмәтен сайлый. Сезнеңчә, бу адымга алар нинди уй-ниятләр белән бара икән?

  • Без хезмәт иткән җирдә дә барлар алар. Алар да, әлбәттә, ярдәм итә, күпләре санитарка, ашнакчылар. Табибларга һәм пешекчеләргә ярдәмчеләр дә күп кирәк. Курку дигән хис юк аларда, барысында да фашизмны җиңәргә ярдәм итү, теләкләре файдалы кеше булу. Кемнеңдер гомерен коткарып калуда катнашу, кемнеңдер газизләренең хәлләрен яхшыртуга өлеш кертү – аларның монда килүләренең төп максаты.

- Егетләр, сез үзегезне геройлар дип саныйсызмы?

  • Әлбәттә, юк! Ир-ат булып яралганбыз икән, без Ватанны сакларга тиешбез, бу – безнең бурычыбыз. Армия сафларында Ватаныбызны сакларга дип ант бирдек, гомер буе аңа тугры булып калачакбыз.

Автордан: Әңгәмәләшкән кыю ир-егетләребезнең Украина халкын нацизм сазлыгыннан арындыруга омтылышлары, хакыйкатьне аңлатып, җиңүне якынайтырга тырышулары бик сокландыра. Алардагы рух ныклыгы, Ватанга сөю, якыннарының, үзләренең бәхетле киләчәген күзаллаулары мактауга һәм данга лаек. Егетләргә исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең һәм фәрештәләрнең саклап йөртүләрен телибез.

 

 

Фото интернет челтәреннән алынды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас