

Бу көнне башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда белем алган укучыларның ата-аналары балаларны тукландыруны оештыру процессы һәм меню белән таныша алдылар һәм ашханәне карадылар. Әзерләнгән ризыкларны авыз итеп караганнан соң алар аларның сыйфатына бәһа бирделәр. Ата-аналар шулай ук азыкның сыйфатын һәм хәвефсезлеген дәлилләүче документлар белән дә таныштылар, мәктәп китапханәсендәге күргәзмәдә булдылар. Бу көнне укучыларны тукландыруны оештыру буенча кызыксындырган сорауларга да җавап алырга мөмкинлек булды. Мәктәптә брокераж комиссиясе эшли, аның составында азык блогына керү хокукы булган ата-аналар комитеты вәкиле була ала, ә уку йортының рәсми сайтында һәр вакытта да агымдагы көнгә каралган менюны күрергә, балаларның нинди ризыклар ашавын беләргә була. Ата-аналар контроле нәтиҗәләре буенча бу көнне мәктәпкә килгән әниләр ашханәдә җылы ризыклар белән тукландыруны оештыруга күзәтчелек итү чек-битен тутырдылар һәм “Ата-аналар күзлегеннән мәктәп тукландыруы” анкетасы сорауларына җавап бирделәр. Фойеда “Туклану – сәламәтлек нигезе”, “Витаминнар – сезнең дусларыгыз” күргәзмәләре оештырылды, шулай ук “Минем яраткан ризыкларым” дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үткәрелде.
Республика күләмендә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” исеме белән үткән бу көн мәктәптә тукландыруны тагын да ачыграк һәм һәркем танышырлык-күрерлек итеп оештыруга мөмкинлек ачты.