ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
29 Сентября 2023, 07:30

Гошер сәдакасы җыелды

Күркәм сентябрь аеның ахыргы кояшлы, җылы атналарында Чакмагышның үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчетендә районыбыз авыллары белән берлектә Гошер сәдакасын җыю оештырылды.

Гошер сәдакасы җыелдыГошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды


Гошер – ислам динендәге хәер-сәдакаларның аерым бер төре. Аның чикләрендә мөселманнар шушы сезонда җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыра. Гошер – Аллаһ Раббыбызга биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт билгесе. Без ислам диненең биш нигезе турында беләбез. Алар – иман, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ. Гошер сәдакасы исә зәкәтнең бер өлеше. Быел районыбыз авылларында һәм үзәгендә яшәүче якташларыбызның күпчелеге шушы изгелекле гамәлдә катнашуы сөендерә. Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Иске Биккенә, Калмашбаш, Әхмәт, Тукай, Ленин авыллары һәм Чакмагыш авыллары мөэмин-мөселманнары бу эштә бердәм булып катнашты. Берничә авылда гошер сәдакасын җыю әле дә дәвам итә.
Мәчетләргә китерелгән бөтен уңыш бүленеп, Уфадагы Русия Ислам университеты, Октябрьский шәһәрендәге “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә белем алган шәкертләргә, шулай ук Рәҗәптәге өлкәннәр йортына һәм Чакмагыштагы социаль приютка тапшырылды. Моннан тын тыш, әлеге уңыштан мохтаҗлыкта яшәгән гаиләләргә дә өлеш чыгарылып, аларга да таратылды. Аллаһ Тәгалә сезнең барлык изге гамәлләрегезне дә кабул итеп арттырсын, сезнең барыгызга да иминлек, Раббыбызның хәер-рәхимен һәм фатихасын телибез!
Аллаһ Тәгалә һәркайсыбыздан разый булсын! Әмин. Әмин. Әмин.

Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Гошер сәдакасы җыелды
Автор:Дильшод Касыймходжаев, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы.
Читайте нас