

Бөртеклеләр уңышын җыеп алганнан соң игътибарны техник культураларга юнәлттеләр һәм яхшы һава торышыннан файдаланып, көнбагыш мәйданнарын суктырып бетерделәр, кукурузның яшел массасын да яхшылап туратып, минераль өстәмәләр белән баетып, быел Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасында әйбәтләп реконструкцияләнелгән саклагычка тыгызлап базлап ябарга да өлгерделәр. Безнең эшче төркем кукуруз басуында соңгы гектарларда эш барышын күзәтеп кайтты. Идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов һәр механизаторны мактап телгә алып, барысының да гомум эшчәнлеккә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Һәр механизаторны берничә төрле авыл хуҗалыгы машинасын хезмәтләндерүче универсаль осталар, дип атады. Бу, чынлап та, шулай. Мәсәлән, “Полесье” ургычын хезмәтләндерүче Илнур Миңнекәев, берьюлы “JCV” төячегенә дә идарә итеп, күрше авыл басуыннан шикәр чөгендерен төяп озатырга да өлгерә икән әле (аның уңышын казып алырга да керешкәннәр икән). Шундый ук комбайнда Рәсүл Бадыйков белән икәүләп бу уңган ир-егетләр 160 гектар мәйданнан 3186 тонна кукурузны яшел массага туратып базлауга озатканнар. Булдыклы водительләр – “КамАЗ”лар хезмәтләндерүче Иршат Хәмәтдинов (барлыгы 700 тоннадан артык масса ташыган) белән Азат Әһәлетдинов (415 тонна), “МТЗ-82” маркалы тракторларны иярләгән Илдар Галимханов (336 тонна), Фидус Нәбиев, Фирдәвис Хафизов (230 тонна), Ирфат Гыймалетдинов (172 тонна) кебек тырыш механизаторлар басу белән ферма арасында көненә дистәләгән рейслар ясап торган. Тагын бер универсаль механизатор Фәндәвис Мирзаяновны да мактап телгә алды идарә рәисе: уракта ул бөртексуккыч комбайнны көйле эшләтсә, көнбагыш суктырырга да өлгергән, өстәвенә, “Т-150К” маркалы тракторга идарә итеп, 459 тонна яшел масса ташып та уңганлык күрсәткән. Базлау урынында кайткан масса күләмен исәпкә алып баручы Рива Низамованың да хезмәте мактауга лаек. Бердәм тырышлык белән кышлату чорына яхшы сыйфатлы, туклыклы җиткелекле азык запасы туплый алганнар. Әле малларны җәйләүдән кайтарырга әзерлек эшләре тәмамлану алдында, тиздән савым сыерлары фермаларга кайтарып асрала башлаячак. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдар Лотфыйрахман улы Төхвәтуллин[1]ның да канәгатьлеге йөзенә чыккан: продуктлылыкны киметмичә, малларны тук асрарлык нигез бар инде. Алда әйтелгәнчә, победалылар хәзер бөтен игьтибарны шикәр чөгендерен җыеп алуга юнәлтә. Аның уңышы да яхшы гына икән. Бу хакта алдагы саннарда язып чыгачакбыз. Бушап калган басуларда туңга сөрү дәвам итә. Чәчелгән уҗым мәйданнарының соңгы вакыттагы яңгырлардан соң җылы көннәрдә дәррәү күтәрелеп килүе дә алдагы ел уңышына өмет тудыра. Киләчәктә дә гел уңышлар гына юлдаш булсын иде.