ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 сентябрь 2023, 11:40

Урамнарга асфальт салына

Район үзәгендә яшәүчеләр күптән урамнарда актив юл ремонтлау эшләре баруын искә алгандыр инде.

Урамнарга асфальт салынаУрамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына

“Уңайлы шәһәр мохите булдыру” (Формирование комфортной городской среды) программасы кысаларында Трактор урамыннна башлап, Җиңү паркы территориясенә кадәр тротуар салына. Җәяүлеләр иминлеген кайгыртып, чакмагышлыларга уңайлы булсын дип эшләнгән объект бу. Районыбызның Бәхтизин урамына да асфальт салынуы бу урамда яшәүчеләрне бик сөендерде. “Язын-көзен бик уңайсыз иде, хәзер рәхәтләнеп җилдерәбез инде”, – дип халык фикерен уртаклашты “Башкиравтодор” җәмгыятенең райондагы филиалы мастеры Рөстәм Хәкимов. Әйтеп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге тарафыннан юлларны төзекләндерү юнәлешендә шактый күп эшләнә. Ел саен һәр микрорайонда берәр урамга асфальт салу күз уңында тотыла. Киләчәктә дә төзекләндерү эшләре тукталмасын, районыбыз үзәге дә, башка торак пунклар да тагын да матурлансын иде.

Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Урамнарга асфальт салына
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас