+22 °С
Яңгыр


Өлкәннәр көне уңаеннан биредә лаеклы ялдагы укытучылар хөрмәтенә күркәм чара оештырылды. Гимназия директоры Ильдус Шәйдуллин бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларны тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Укучылар әлеге көнгә багышлап концерт программасы әзерләгәннәр иде. Алар үзләренең яшьлек хәтирәләре , хезмәт эшчәнлекләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу матур бәйрәм табыны артында дәвам итте.