ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 октябрь 2023, 08:40

Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта

Өлкәннәр көне уңаеннан Юмаш урта мәктәбе коллективы мәгариф ветераннарын хөрмәтләде.

Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунактаӨлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта

Өлкән яшьтәге укытучылар Юмаш урта мәктәбенең "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге, музейда булды, мәктәп тормышы турында видеоролик карады. "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган белем бирү үзәгендә бу көнне укучылар түгел, ә өлкән яшьтәге хөрмәтле мәгариф ветераннары шөгыльләнде. "Үсеш ноктасы" җитәксесе Гүзәл Мостафина кунакларны заманча җиһазлар белән таныштырды. Озак еллар мәгариф системасында көч салган педагоглар әлеге укучыларның шундый заманча шартларда белем алуларына сөенде. Музей җитәкчесе Елена Семёнова укытучыларның фоторәсемнәреннән торган хәтер альбомы булдыру нияте турында сөйләде, ветераннар аны хуплап, ярдәм итәргә сүз бирде. Мәктәп директоры Рәзимә Мостафина өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга карата бары изге теләкләрен җиткерде, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тәҗрибә уртаклашулары өчен рәхмәт белдерде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Өлкәннәр - Юмаш урта мәктәбендә кунакта
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас