ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 октябрь 2023, 14:50

Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп

Агымдагы елның 31 июленнән 25 сентябренә кадәр «Коррупциягә каршы бергә» халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы чикләрендә муниципаль районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты Яшьләр үзәге белән берлектә конкурсның муниципаль турын оештырды.

Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләпКоррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп

Шул уңайдан узган атнада Чакмагыш үзәк китапханәсендә “Коррупциягә каршы бергә!” дигән темага рәсемнәрне яклау чарасы үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 13 рәсем кабул ителде. Чараны үзәк биләмәара китапханәсенең хокукый мәгълумат үзәгенең баш китапханәчесе Гөлназ Бикташева алып барды. Гөлназ Ринат кызы әлеге конкурсның муниципаль район хакимияте белән берлектә Русия Федерациясе генераль прокуратурасының дәүләтара советы эгидасы астында коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет эшчәнлек планына ярашлы рәвештә оештырылуы турында сөйләп үтте. Аның максаты – яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупциягә каршы социаль реклама эшләүгә һәм куллануга җәлеп итү, җәмгыятьнең коррупциягә каршы көрәш һәм халыкны коррупциягә каршы агарту өлкәсендә эшчәнлек алып баручы органнар белән үзара хезмәттәшлек практикасын формалаштыру иде. Иң тәүдә чараны алып баручы жюри составы белән таныштырып үтте. Катнашучыларның эшләрен район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, муниципаль район хаимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, район үзәк биләмәара китапханәсе директоры Алсу Радик кызы Гәрәева бәһалады һәм иң яхшыларын ачыклады. Чараның икенче өлеше терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча район конкурсына йомгак ясауга багышланды. Язманың тулы варианты белән киләсе санда таныша аласыз.

Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Коррупциягә каршы – яшьләр белән бергәләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас