+24 °С
Яңгыр


Озак еллар дәвамында фидакарьлек өлгеләре күрсәткән, республика һәм районыбызның төрле тармакларында җиң сызганып көч салган кешеләр хөрмәтенә иң матур теләкләр яңгырады.
Шунсы сөенечле, хезмәт ветераннары спорттан да, сәнгатьтән дә читтә йорми: актив яшәү рәвеше алып бара. Кайвакыт, алардан яшьләр дә көнләшерлек.
Көсәкәй, Имәнлекул, Митрә-Әюп, Яңа Балтач авыл биләмәләре хезмәт ветераннарын чәй табы артына җыеп, алар өчен күркәм чаралар оештырды. Өлкәннәр бер-берсе белән аралашып, күңелләре белән рәхәтләнеп ял итте.
Лиана Ханмурзина.
Фотолар авыл биләмәләренең ВК төркемнәреннән алынды.