+22 °С
Яңгыр


2 октябрьдә 4нче санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар традицион рәвештә “Җиңү йолдызы” арт-объекты алдында дәүләт флагларын күтәрү һәм дәүләт гимнын тыңлау хөрмәтенә тантаналы чарага җыелды. Ватанпәрвәрлек – Ватанга, аның табигатенә, мәдәниятенә, халкына тугрылык һәм мәхәббәт. Баланы патриотик рухта тәрбияләү булачак гражданны формалаштыруның нигезе булып тора. Чараның максаты – балаларда патриотик хисләр, илебезгә, туган республикабызга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.