

Баланың дөрес физик үсеше аның көчле, чыдам гына түгел, ә сәламәт булуы өчен дә мөһим. Бу мәсьәләне хәл итү өчен безнең илдә ГТО комплексы нормативларын тапшыруны тергезделәр. ГТО нормалары – халыкның физик халәтен тикшерү, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны пропагандалау максаты белән күнегүләр комплексы.
2 октябрьдә Юмаш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары 30м арага йөгерү, 1000м арага катнаш хәрәкәт итү, аркылы борыста күтәрелү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм ачу, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш иелү, урыннан озынлыкка сикерү, челнок йөгереше кебек нормативларны тапшырдылар. Катгый таләпләргә карамастан, балалар тест биремнәрен тиешенчә үтәп, үзләренең чыдамлыгын, тизлеген һәм җитезлеген күрсәттеләр.