ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 октябрь 2023, 06:05

Гармунчылар бергә җыелса...

Татар халкы гармунны үз итә. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк.

Гармунчылар бергә җыелса...Гармунчылар бергә җыелса...
Гармунчылар бергә җыелса...

Күпләргә бу талантны Аллаһы Тәгалә үзе бирә.
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Моңга бай гармун бәйрәме” исеме астында гармунчылар конкурсының Гала-концерты уздырылды. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. Бирегә районның тальянчылары, гармунчылары, иҗат коллективлары җыелды.
Әлеге бәйгесенең максаты – гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү.
Конкурста катнашучылар номинацияләрендә бәяләнде. Лауреатларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Гармун моңнары онытылмасын, бу бәйрәм районның матур традициясенә әйләнеп, тагын да масштаблырак итеп оештырылсын иде дигән теләкләрдә каласы килә.
Лиана Ханмурзина.
Фото: https://vk.com/rdk.chekmagush?ysclid=ln9v9ntznn539067602

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас